САЛМА и. 1) Токмач камырын, дүртпочмаклап кисеп яки вак кына кисәкләргә өзгәләп, шулпада пешереп алынган ашамлык; чумарның бер төре. Туктан токмач кистермә, ачтан салма өздермә. Мәкаль. Салма салган ясмык ашы пешкән көн бәйрәмгә әйләнә! А.Гыйләҗев

2) Шундый камыр салып пешерелә торган аш

Салма савыты гади Авыз турында. Фазлый, бирешмә, чәйдәш, салма савытына кундыр! Т.Гыйззәт. Бик ачуны китерсәләр, мәми авызларның салма савытларына да менеп төшәргә бик кыйбат алмабыз. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә