САЛЛЫЛАНУ ф. Саллыга әйләнү. Ык суы нинди? Бер карасаң – аның төсе стакандагы су шикелле үтә күренүчән, кояш батканда – бакыр кебек кызгылт сары, кичләрен – саф көмеш. Көзгә таба ул куера, кургаштай саллылана. М.Шабаев. Клара апаның иҗаты көннән-көн саллыланып, көчәеп, халыкның ихтирамын казана. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә