САЛЛЫ с. 1. 1) Авыр һәм нык; җиңел генә түгел. Әхми куаклыгыннан саллы гына бер-ике карама колга кисеп кайтардылар. А.Гыйләҗев. Шул моңга ияреп, тамашачылар сәхнә ачылганын, саллы авыр пәрдәнең ике якка шуышып кереп җыелганын да сизми калдылар. Г.Ахунов. Секретарь ярты сәгатьтәнме, бер сәгатьтәнме эре генә дәү ишеккә ымлагач, ул каударланып шул ишеккә ташлана, үзенә кыюлык өстәргә теләгәндәй, кискен хәрәкәтләр белән авыр, саллы тоткага тотына. Р.Зәйдулла 2) күч. Төпле, нигезле; тәэсирле; үтемле, берәгәйле (сүз һ.б.ш. тур.). Сүзләре бик саллы, дәлилләре каршы килерлек түгел иде шул [Зәйтүнәнең]. Г.Ахунов. Югыйсә шигарь шәп бит! Үзе кыска, үзе саллы. Р.Зәйдулла. – Кешеләр әйбәт бездә, – дип, иң саллы дәлилне үлчәүгә китереп салды әкертен Гамил. А.Тимергалин. Саллы хезмәт. Саллы сәбәп. Саллы китап 3) күч. Куәтле, ышанычлы, нык (хәрәкәт һ.б.ш. тур.). Калку гәүдәсе, тыныч һәм саллы адымнары – кем икәнлеген, кара төстәге киеме, караңгыланып киткән хәсрәтле йөзе исә кайдан кайтып килгәнлеге хакында сөйлиләр сыман. Ф.Яхин. Төрле яклап йодрык яудыруның уңай ягы шул: беренчедән, аумыйсың, икенчедән, тыгызлык аркасында һөҗүмчеләр бер-беренә комачаулый, һәм саллы селтәнүле сугуларга җай чыкмый. Татарстан яшьләре 4) күч. сир. Абруйлы, төпле, ышанычлы; көчле (кеше тур.). Тик судья ягында да шактый саллы адәмнәр булып, алар юл куймаган. Р.Мирхәйдәров 2. рәв. мәгъ. Үтемле, тәэсир итәрлек, игътибарсыз калмаслык итеп. Озын Вәлинең сүзе монда шактый ук саллы яңгырый икән, егетләр тынып калды. Р.Зәйдулла |