САЛКЫНЧА с. Бераз, җиңелчә салкын. Бүлмә салкынчарак иде. С.Поварисов. – Әнкәй, минем бераз башым авыртып тора, сез чәй әзерләгәнче, келәттә, салкынча һавада, азрак ятып алырыем, – диде. Г.Галиева. Учы шуның салкынча шома түтәсенә килеп орынгач, ниндидер алҗыткыч рәхәтлек бөтен тәненә таралды. Р.Зәйдулла |