САЛКЫНЛЫК и. 1) Салкын булу; суыклык. Көннең чатлама салкынлыгы аны бик борчый иде. А.Расих. Күктән, куе салкынлыкны ертып, самолёт узды. А.Гыйләҗев. Бу чишмәнең суы үзенә бер төрле тәмле. Салкынлыгын кара син аның, шифалылыгын әйткән дә юк инде. Г.Галиева 2) күч. Дәртсезлек, хиссезлек; гамьсезлек. Бар нәрсәгә дә ниндидер бер салкынлык көчәйде аңарда. Г.Минский. Төс-кыяфәте мөлаем гына булса да, егетләр аңа ябышмыйлар, күзендәге салкынлык, йөзендәге җитдилекме аларны якын җибәрми иде. Р.Зәйдулла 3) күч. Кырыслык 4) күч. Ошатмау, яратмауны, тискәре мөнәсәбәтне белдерә торган билге. Әскәр аны-моны сиздермәсә дә, Кадриянең күңеле сизгер, ул ирендәге төшенкелекне, салкынлыкны сизеп, тирәнрәк уйлаган саен көеп, көн-таң атса сызып, борчылып ята иде. А.Гыйләҗев. --- Динисламның чыраендагы салкынлыкны күргәч, [атасының] тәне өшеп киткәндәй булды. Г.Ахунов. Халисәдәге салкынлык, битарафлык кинәт аны өшетеп җибәрде. Р.Йосыпова |