САЛКЫНАЮ ф. 1) Салкынга әйләнү, температура түбәнәю. --- һава шактый салкынайган иде. Ш.Камал. Каеннарның яфраклары саргая башлады, һава шактый сизелерлек салкынайды. Г.Әпсәләмов. Кичкә таба җир өсте акрынлап суына, һава да салкыная. Башлангыч география курсы 2) күч. Ягымсызлану, артык кырыска әйләнү (холык һ.б.ш. тур.) 3) күч. Элекке эчкерсезлекне югалту (мөнәсәбәтләр тур.). Ә менә әтисенең йөзе дә кырысланды, сүзләре дә салкынайды. Ф.Садриев. Аралары салкынайды, бер-берсеннән читләштеләр. Ф.Дәүләтгәрәева. Аның кызы башка милләт кешесенә кияүгә чыкты, Хәсән абый шуннан соң кызына салкынайды. Р.Батулла 4) күч. Кызыксынмый башлау; кызыксынуны югалту, сүрелү. Әдәбиятка салкынаю Салкынаеп калу Ниндидер сәбәптән, вакыйгадан соң салкынаю. Без аны соңгы юлга озатканнан соң, тирә-як караңгыланып, бушап, салкынаеп калды кебек. Безнең гәҗит Салкынаеп китү Соңгы вакытта салкынаю. Кояш күздән югала, шәһәр өсте караңгыланып, һава салкынаеп китә. Ә.Еники. Тәнем салкынаеп китте. Н.Дәүли. Ирләрнең киеменә сыланып кергән суыктан өй эче салкынаеп китте. Н.Гыйматдинова Салкыная бару Торган саен салкынаю. Әмма комиссарның кызыл чырае салкынайганнан салкыная гына барды. Ә.Дусайлы. Ул апасының салкыная барган кулын тотып елады да елады. Ватаным Татарстан Салкыная башлау Салкынаюга табан үзгәрү. Кулын күтәрергә һәм хәрәкәтләндерергә көче-тәкате калмыйча, аның кул-аяклары салкыная башлады. З.Бигиев. – Эрик, кадерлем! – дип, Рудольф хастаның салкыная башлаган кулларын алды. Р.Батулла. Урман эче салкыная башлады. М.Мәһдиев Салкыная төшү Бераз салкынаю; тагын да салкынаю. Моңарчы йөзеннән китеп тормаган елмаюы да шиңде, салкыная төште кебек. К.Тимбикова. Көннәрнең салкыная төшүе Уралдан тизрәк борылырга мәҗбүр иткән. Ватаным Татарстан |