САЛКЫНАЙТУ ф. 1) йөкл. юн. к. салкынаю. Ләкин бу һәр әсәрне революция бозы белән салкынайту дигән сүз түгел. С.Поварисов 2) Салкынаю (көн, һава тур.). Татарстан синоптиклары, җомгада көн салкынайтачак, дип вәгъдә итә. Ватаным Татарстан 3) з-сыз. Һаваның салкынаюы турында. Әле кичә генә түбәләрдән тамчылар тама иде, ә менә хәзер кай арададыр салкынайтып та җибәргән. М.Шабай. Караңгы төшә башлады, кошлар тынды, салкынайтты. А.Гыйләҗев Салкынайта бару Торган саен тагын да салкынайту. Ә төн һаман салкынайта бара. В.Нуруллин Салкынайта башлау Салкынайтырга тотыну. Көннәр салкынайта башлады. А.Алиш. Көннәр салкынайта башласа, суыктан саклар өчен, түтәл кырыена каен ботаклары куеп чыгарга була. Ватаным Татарстан. Йөри торгач, көн кичкә авышты, салкынайта башлады. Татарстан яшьләре Салкынайта төшү Бераз салкынайту; тагын да ныграк салкынайту. Салкынайта төшкәч, балалар табибларының эше бермә-бер арта Салкынайтып алу Кыска гына вакытка салкынайту. Атна-ун көн салкынайтып алганнан соң, Татарстанга тагын чын җәй килде. Татарстан яшьләре Салкынайтып җибәрү Соңгы вакытта салкынайту. Озакламый көннәр салкынайтып җибәрде. Ф.Төхбәтуллин. --- бүген яңадан салкынайтып җибәрде. Ш.Алпар Салкынайтып кую Кинәт салкынайту. Көне дә көне бүген! 8 нче март дип тормады, салкынайтты да куйды. Ялкын |