САЛКЫН с. 1. 1) Түбән температуралы; суык. Төнге салкын зәмһәрирдән Туңды күңлем, алтыным! Һ.Такташ. Саҗидә, син салкын суга чылаткан тастымал белән тирләрен сөртеп ал, алмашка тагын шундый бер сөлге әзерлә, кирәк булачак әле… Г.Галиева. Шыксыз көзләр, салкын кышлар узар, Янәшәңдә, бәгърем, калырмын… Д.Гыйсметдин

2) Җылылык бүлеп чыгармый яки җылылык чыганагы була алмый, яисә җылылыгы сизелми торган (төрле җисемнәр, нурлар тур.). Болыт араларында салкын йолдызлар җемелди. И.Гази. Салкын планета. Салкын нурланыш

3) Кайнарлыгы яки җылылыгы беткән, суынган (аш-су тур.). Мәктәптән ат җигеп кайтты, тарантаска мылтыклар, патроннар төяде, алар янына салкын ит, тозлы кыяр, гөмбә, пәрәмәчләр тутырды. А.Гыйләҗев. [Нуриман абзый балаларына] Чәйнектә көндездән калган салкын чәйне эчертеп, йокларга яткызды. Г.Ахунов. Чәй кайнатып маташмады [хатын], кичәгесен генә берничә мәртәбә уртлап куйды, салкын тары боткасы капкалады. Р.Зәйдулла

4) Җылытмыйча гына әзерләнә һәм табынга кайнар килеш куелмый торган (ашамлык тур.). Артык мул булмаса да, монда ашларның салкыны да, кайнары да бар. А.Тимергалин. Эсседә майлы, авыр ризыклар ашамагыз, яшелчә, җиләк-җимеш, окрошка кебек салкын ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Сабантуй

5) махс. Кыздырмыйча яки түбән температурада эшләнә торган (эшкәртү һ.б.ш. тур.). Сәгатьнең вак кына детальләрен эшләүдә дә бик зур машиналарның катнашы бар. Салкын штамповка бүлегенең бер почмагында идән белән түшәм арасын тутырган зур пресс --- бер үк төрле деталь эшләп чыгара. М.Максуд

6) күч. Дәртсез, хиссез; кырыс, ягымсыз. Мин сине яраттым. Кайнар беренче мәхәббәтем белән. Ә син миңа карата боздан да салкынрак булдың. С.Поварисов

7) күч. Артык җитди, артык рәсми мөгамәләле. Колактан кергән салкын сүз йөрәккә барып боз була. Мәкаль. – Син кем өчен яшисең, Туман каган? – диде Ана-кам, корыган агач шыгырдаган сыман дәртсез, салкын бер гамьсезлек белән. Н.Фәттах. Аңа караган саен, күңел өшегәндәй була, ул үзенең салкын гамьсезлеге белән үзенә тарта, гүя җанны үзенә суыра. Р.Зәйдулла

8) күч. Гамьсез, җавапсыз (эшкә мөнәсәбәт, караш һ.б.ш. тур.). Эшкә булган салкын карашны бетерү

2. и. мәгъ. Салкынлык (1 мәгъ.); түбән температура, салкын һава. Кем белә? Ах! Кем белә, Кайда сөеклем, алтыным Уздыра бу куркыныч Төннең зәһәрле салкынын?.. Һ.Такташ. Тышкы ишектән чыгу белән, Туман каганның җылы битенә коры салкын килеп бәрелде. Н.Фәттах. Аяк астында төнгелеккә чираган юка бозлар чытыр-чытыр ватылып кала, төнге салкыннан ныгыган каты кар чабатаның биек агач күтәрмәсенә шакылдап бәрелә иде. Г.Ахунов

3. рәв. мәгъ. 1) Сүлпәнлек белән, җаваплылык тоймыйча. Нургали абый, син аңа алай салкын карама инде. Г.Галиева. Элек аның заводларда, бригадаларда булырга тырышуын мактап телгә алган кайберәүләр хәзер «хезмәт тәртибен даими боза, үзенең төп вазифасына салкын карый, нәтиҗәдә, коллективны тарката, план өзеклеге тудыра» дип бәяләделәр. А.Гыйләҗев

2) Хиссез, кырыс итеп. – Җибәр! – диде хатын салкын итеп. – Миңа кычкырырга бер хакың да юк синең. М.Кәбиров. Салкын гына саубуллашып, Илдус белән Илдар затлы машиналары торган якка китеп бардылар. Г.Гыйльманов

Салкын акыллы Һәр адымын төптән уйлаучан. Хатын-кызларны, бигрәк тә җитәкче эшләрдә эшләүче затларны, Нур Фатихович моңа кадәр коры, салкын акыллы, йорт җанлыксыз, берникадәр ялкау дип санап йөри иде. А.Гыйләҗев. Салкын алдыру к. салкын тидерү [Солдатларның] кайберләре мунча чыккан көйгә бозлы су эчеп, шунда ук салкын алдырдылар. М.Гали. Салкын алу 1) к. салкын тию. Ул бичаракай ничек өшеп, катып бетмәгән соң? Шунда салкын алса? Ф.Әмирхан // Бик туңу. Салкын алдым, калтырыйм. Ш.Бабич. – Салкын алмаса, күседән зыян булмас, – диде Габдрахман маклер. Ф.Яхин; 2) Суыну (бүлмә, әйберләр тур.). Салкын кан белән Хисләргә бирелмичә, сабырлык һәм аек акыл белән. Язган вакыттагы иҗат кайнарлыгы суына башлаганнан соң, салкын кан белән күз салганда, әсәр язгандагы кебек үк куандырмый башлый. Г.Бәширов. Салкын канлы Хисләргә бирелмәүчән; аек фикерле һәм сабыр. Салкын канлы бул, әмма каның салкын булмасын. Ш.Галиев. Вәлиәхмәтов кайнар һәм ялгыз диярлек, караклар тәҗрибәле һәм салкын канлы иделәр. А.Гыйләҗев. Ә энтузиастлар тыныч һәм салкын канлы булалармы соң? А.Тимергалин. Салкын канлылык Үз-үзеңне тотышта, карашларда тынычлык һәм аек акыллылык. Гадәттән тыш шартларда да салкын канлылыгын югалтмаган җырчыбыз гына тыныч иде. А.Хәлим. Инде мин салкын канлылык күрсәтеп, ымсындырып теңкәңә тиям! Ш.Галиев. Салкын корал Чәнчү, сугу, кадау өчен хезмәт итә торган корал (кылыч, хәнҗәр, пычак, сөңге, кистән һ.б.ш.). Капта өч кенә салкын корал ята иде. Ф.Бәллүр. Ә бервакыт, салкын корал белән янаган өчен, ир дигәнемне төрмәгә утырттылар, йолып алдым. Татарстан яшьләре. Салкын сугыш СССР һәм аңа союздаш илләр белән АКШ һәм аңа союздаш илләр арасында Икенче Бөтендөнья сугышыннан алып 1990 елларга кадәр дәвам иткән глобаль геосәяси, хәрби, икътисади һәм идеологик киеренкелек. Кемнәр соң сез «салкын сугыш»ка Су коючы Саламторханнар?! Х.Туфан. Салкын тидерү Салкын тәэсиреннән чирләү. Мин хәзергә бер генә киңәш бирә алам: салкын тидерүдән сакланырга кирәк. Г.Ахунов. Шыр тиле, бер кат күлмәктән генә чыгалармыни, салкын тидерсәң соң? Ә.Еники. Әллә Галимә түти салкын тидергәнме? Н.Гыйматдинова. Салкын тию Өшү сәбәпле авырып китү турында. Тиргә баткан атың, арып беткән, Сакла үзен, салкын тимәсен!.. Һ.Такташ. Шул салкын тиюләрдән байтак органнарыгыз җәфаланган, сез бәбәй таба алмыйсыз, диде мөдир аңа [Диләгә]. А.Гыйләҗев. Салкын тия күрмәсен тагын... Р.Зәйдулла. Салкын эләктерү к. салкын тидерү. Үзеңнең миңа кышның салмак чишмә суыдай агылып торган тыгыз һавасын да сулатасың килә, ә үзең, киемеңә кибетчедән кайтканда сеңгән суыкны теге өйдә эретеп бетермичә, минем янга да кермәдең, миңа салкын эләктерүдән шикләндең. М.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә