САЛДЫРУ II ф. йөкл. юн. к. салуII (1 мәгъ.) // Кемнең дә булса өс яки аяк киемнәрен, башка әйберләрен чишендереп, ычкындырып яки бүтәнчә алу. Кичә Казанда ундүрт фатир талаганнар, утыз ике бүрек салдырганнар, өч кешене үтергәннәр, ике кызны көчләгәннәр. Р.Зәйдулла // Хайванның йөгән, тышау, камыт кебек нәрсәсен ычкындыру, чишү, кире алу. Серен белмәгән атның авызлыгын салдырма. Мәкаль. Хәлфә кыска буйлы иде, аңар Солтан алдында, озын торыклы байталның камыт-ыңгырчагын салдыру өчен, атны тарантас янына китерергә туры килде. Г.Ахунов. Күк айгырның да хәлен аңлап булса кирәк, бер көнне ул аны ишегалды белән янәшә бакчага йөгәнен салдырып кертеп җибәрде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә