САЛДЫРУ I ф. 1) йөкл. юн. к. салу I 1. (1– 4, 6 –31, 33 – 40, 42 – 54, 56 – 62 мәгъ.). Элекке теләнче Мохтар хәзер инде Мохтар әфәнде Хәмитов булып, имам булган Хисаметдинга үз акчасына мәдрәсә салдырды вә мәдрәсә шәкертләренә кесәсеннән тереклек итәр өчен акча билгеләде. М.Акъегет. Най көчле куллары белән тиеннең тиресен салдырды һәм ботарлап ташлады. Т.Нәбиуллин. Әллә ни арада гына бер чыбыкның кабыгын көпшә итеп салдырды да сыбызгы ясап бирде. М.Мәһдиев

2) күч. сөйл. Эре-эре атлау турында. Пар ат матур гына салдырып китте. Ш.Әхмәдиев

Салдырып җибәрү Озакка сузмыйча салдыру. Немецлардан кала Этколда руслар да зур тегермәннәр салдыра, шулай ук татар бае Үтәмишевләр дә немецларныкыдай биш катлы тегермән салдырып җибәрәләр. Ә.Еники

Салдырып тору Салдыру процессында булу

Салдырып яту Хәзер салдыру белән мәшгуль булу. Аның каравы, Хәмитнең кече улы шушында ук, капканың уң ягында гына, зур таза йорт салдырып ята. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә