САЛАТ II и. ит. 1) Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан яфрагы чи килеш ашамлык итеп файдаланыла торган яшелчә үсемлек. Матур, тигез рәт булып тезелеп киткән түтәлләргә суган, кызыл торма, салат, укроп кебек яшелчә-үләнннәр чәчеп чыкты. Г.Гыйльманов. Салат яфрагы. Салат төсендәге

2) Пешкән яисә чи яшелчәдән генә яки аның янына ит һ.б. нәрсәләр турап, нинди дә булса тәмләткеч салып әзерләгән салкын азык. Табын мул иде: көне буе алар кышкы салат, «шуба», винегрет әзерләделәр, токмачлы-итле аш пешерделәр. Р.Зәйдулла. – Бер үзгәреш тә юк дип әйтерлек, Әнвәр Хөснуллович, – дип сүз башлый прораб һәм, салат тәлинкәседәй пеләшен капларга тырышып, коелмыйча калган биш-алты бөртек чәчен кулы белән сыпырып куя. Ә.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә