САЛАТ I и. рус Сыра, квас, исерткеч эчемлекләр, чүпрә ясауда кулланыла торган үрдереп тартылган ашлык оны. Вакытында колмагын да, салатын да таба алмаганга, без бу ел күчмәләп маташмаган идек, гаеп итмәгез инде, егетләр. М.Гали. Шунда ук тезелеп киткән салат заводларыннан бераз татлы да, азрак төче дә, шул ук вакытта кызарып пешкән ипи катысы исен дә хәтерләтә торган салат исе аңкып тора. Г.Бәширов |