САЛАМЧЫ и. Ашлык сукканда, салам селкү, саламны ташу, өю кебек эшләрдә эшләүче. [Комбайнчы] штурвалны әйләндерә, шул ук вакытта я тракторчыга, я саламчы кызларга берәр боерык биреп ала. Г.Гобәй. Саламчылар салам чөйделәр. Ш.Маннур