САЛАМТОРХАН и. 1) Халык әкиятенең мәшһүр каһарманы. «Җефет» тапты үзенә тиң күреп ул, Булып чыкты Саламторхан кебек ул. Котб. Тик җүләр балык шикелле торам. Читтән караган кеше Саламторханның патша сарае янындагы торуын искә төшергәндер. Г.Тукай. Таш кысып май чыгаручы Камыр батыр да, корчаңгы аты белән таз малай да, Саламторхан да авылдашларың кебек үк таныш кешеләрең булып китә. Г.Бәширов

2) күч. Һавалы, масаеп йөрүче булдыксыз кеше. Чөнки беренче курсларда аны әнә шул икенче төркем вәкилләре, әтиләренең фамилиясе яки акчасы белән масаеп йөрүче саламторханнар урап ала торган иде. А.Гыйләҗев. Тора-торгач ул үзеннән-үзе көлә башлады: – Их син, мыеклы сабый, саламторхан! Г.Бәширов. Теге саламторхан слесарь белән бергә икесенең берьюлы кабинаның ике канатына кувалда белән кундыруы булды – пар торбалары-ниләре, коммуникацияләре-ниләре белән бергә өч кабина идәнгә төшеп гөрселдәде. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә