САЛАМ и. 1. Ашлык сабагы. Көне буе эшләсә, салам өзәр рәте дә калмый кешенең. С.Поварисов. Аларга хәзер, кем әйтмешли, салам да бүрәнә булып күренә. А.Расих. Безнең авылның урман юлындагы басуда үскән бер генә учма яшел борчак җибәрә алмыйсыңмы, саламы-билчәне белән. М.Мәһдиев // җый. Сукканнан соң кала торган шундый сабаклар. Саламда торган ат саламга барырга гына ярый. Мәкаль. Әле яңа унҗиделәрен тутырган кырыкка якын малай, арыш саламы түшәлгән суык вагонның почмакларына каз бәпкәләредәй төркем-төркем җыелып, укмашып-укмашып утырдылар. Р.Мөхәммәдиев. Киң басуда салам эскертләре каракучкылланып күренә. Р.Зәйдулла 2. с. мәгъ. Шул ашлык сабагыннан яки шуны катнаштырып эшләнгән. Җәйнең иң эссе көннәре башланып, салам түбәләр, читән чыбыгыннан үрелгән абзар-куралар көйрәп китәрлек хәлгә җитеп әлсерәп утырганда, Күктау авылында янгын чыкты. А.Гыйләҗев. Камыш чыпта өстендә аякларын бөкләп утырган, башына салам эшләпә, өстенә керләнеп беткән ефәк халат кигән хөкемче зур башлы, зур йодрыклы һәм куркыныч күз карашлы бер кеше иде. Н.Фәттах ◊ Саламга сөяү Алдау. Шуларны искә алып, --- иптәшләрегезне саламга сөяп йөрегез дә, инде аларның баш шәрифләрендә икеле-микеле уй кузгалмас өчен, «атудан» шып туктагыз. Г.Мөхәммәтшин. Салам кыстыру к. салпы якка салам кыстыру. Ярар, ярар, салам кыстырмагыз, зинһар. А.Шамов. Шунлыктан сөекле бабаларының бу ягына да салам кыстырулары гаҗәп түгел. Г.Мөхәммәтшин. Салам сыйрак гади с. Нечкә озын ботлы яки гомумән физик яктан йомшак кеше турында. Минбеләмлек дәгъвасын кыйлган була, салам сыйрак! Г.Тукай. [Саҗидә:] И бозау бәбәк, салам сыйрак, тавык баш! Сөйләшкән була бит тагын. К.Тинчурин. Еллар буе бер мәртәбә дә ял итмәгән колхозчы хатынның фидакярлеген, тиңдәшсез батырлыгын иртәнге гимнастика вакытында биш мәртәбә бил бөккәч тә уф-уф дип камыш көрсигә барып утыра торган салам сыйраклар язармы?! А.Гыйләҗев |