САЛАВА’Т КҮПЕРЕ и. Кояш нурларының су (яңгыр, томан һ.б.ш.) тамчылары аша үтеп сынуы нәтиҗәсендә барлыкка килә торган төрле төсле дуга рәвешендәге оптик күренеш, җәйгор. Офыкларны каплап балкып киткән Салават күпере кебек бу гомер. Көннәреңне серле итәм дисәң, Гашыйк бул син миңа тагын бер. Д.Булгакова. Салават күпере төсләре Кузгата, уйната хисләрне. М.Миншин. Салават күпере кебек Күңелем хыяллары. Ә.Кәшфуллин |