САЛАВАТ и. гар. 1. 1) дини Мөхәммәд пәйгамбәргә хөрмәт белдерү өчен укыла торган дога. [Ат карагы:] Капка астын казып, йортка керәсең дә, салават укып, агуланган икмәк, ит кисәкләрен эткә ташлыйсың. К.Тинчурин. Пәйгамбәргә салават әйтү

2) Мактап-хуплап яки хәерле юл, уңыш теләп укыла торган дога. Кари әфәнде үзе аллы-гөлле тавыш белән кычкырып, салават көйләп тора. Ф.Әмирхан. Этнең өреп торуы береңә дә салават түгел... Ш.Камал

2. хәб. функ. сөйл. Юнәлеш килешендәге сүздән соң: «Хәерле булсын, аның хакында сүз озайтуның кирәге юк» мәгънәсендә әйтелә (үткән эш-хәл тур.). Үткән эшкә салават. Мәкаль. [Файдалы бер очрашу аркасында лекциясен хәзерлексез үткәргән укытучы:] Ярар, бер лекциягә салават. Хәерле каза булсын. М.Госманов

Салават әйтү Мактап-хуплап яки хәерле юл, уңыш теләп дога уку. Атаналар, озата барып, әйтеп йөри салават, Барча халык дога кыла, кайтсыннар, дип, сәламәт. Бәет. Сөйләгәндә, гади сүз сөйләмәгәнене белгәнгә, сүз араларында салаватлар әйтә, «Разый Аллаһе ганһе, рәхмәтуллаһи галәйһи»ләр берлә бизәкли иде. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә