САЛА и. рус Зур авыл, карья; авыл җире. Болар – сала мужигының ел саен кабатлана торган төп эшләре. Г.Ахунов. Имеш, салаларга ургылып цивилизация керә. Н.Гыйматдинова. Кала үсә, кала байый, Саладан ала-ала... Мөҗәһид ◊ Сала кабартмасы кимс. Авылдан чыккан кеше, авыл кешесе. Сельхоздан килеп йөрүче юк иде сыман. Бу сала кабартмасы тилергәнме әллә? А.Гыйләҗев. Казан егете шул, Идрис сыман сала кабартмасы түгел... А.Гыйләҗев. Сала саламы «Культурасыз, югары әдәп нормаларын белмәүче кеше» мәгънәсендә. Ә ул, сала саламы, сыер сыйрак, каршы килеп чемоданын да алмый, кара инде моны! Ф.Яхин |