САЛ и. Су белән агызып алып бару яки паром урынына файдалану өчен теркәп бәйләгән бүрәнәләр. Быел көймә һәркемнең үзенә кирәк, шуңа күрә аңа да, Солтан белән икәүләп, барлы-юклы бүрәнәдән, такта-токтадан сал әмәлләргә туры килде. Г.Ахунов. Агыйделдә ике сал: Берсе каен, берсе тал. Сагынганда үкенерсең, Әйтер сүзең әйтеп кал. С.Әхмәтҗанова |