САКЫЙ и. гар. иск. Табында утыручыларга су яки исерткеч эчемлекләр салып бирүче кеше. Уйла, сакый: күкрәп үскән бу чәчәкләр Бер атнадан сулачаклар, кибәчәкләр! Х.Туфан. Робагый кебек шигъри тулпарны бөек Хәйям яр янына, яки сакый тарафына җилдерер өчен генә иярләмәгән, ул галәмне иңләр өчен, гарешкә ирешеп, илаһият белән гәпләшер өчен иярләгән. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә