САКЧЫЛЫК җый. и. 1) Сакчылар, сакта торучылар. Батальондагы күтәрелеш иң элек склад сакчылыгын юк итү һәм коралга ташланудан башланачак. Ш.Маннур

2) Сакчы хезмәте, вазифалары. Хәтта бу тынлыкка җиңелгәннәр, Йоклаганнар каравылчылар да. Оеп, шунда утырып калганнар, Сакчылыкны оныткан алар. М.Гафури

3) Саклана торган урын. Тимерчыбык киртәсенең тышында, чама белән егерме биш метр киткәч, сакчылыкның икенче сызыгы башлана. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә