САКЧЫЛЛЫК и. Сакчыл булу. Алар хәзер ашауда булсын, кием-салымда булсын аерата сакчыллык күрсәтә башладылар. А.Расих. Сәламгали абзыйның иң нечкә җире – сакчыллык. И.Сафин. Монда бернинди тылсым юк, ул – фәкать энергия куллануда сакчыллык чараларын тормышка ашыру нәтиҗәсе. Ватаным Татарстан |