САКЧЫЛ с. 1) Милектән бик сак файдаланучан. [Мәрьям:] Син ай-һай сакчыл да соң. [Нури:] Өй җиткерәсем бар бит. Ю.Әминов. [Гөлсылу:] Мин саран түгел, мин сакчыл! Р.Гаязетдин

2) Куркыныч булу мөмкинлеген исеннән чыгармаучы; игътибары бик көчле; сак

3) Кайгыртучан, игътибарлы, сак. Экологиягә сакчыл караш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә