САКЧЫ и. 1) Нәрсәнедер сакларга билгеләнеп, сакта торучы кеше, төркем һ.б. Дөяләр җигелгән арбаны ян-яктан, арттан, алдан унлап-унбишләп сакчылар урап алганнар иде. Н.Фәттах. Шуның өстәвенә баржаның үзендәге сакчылар да бер дистәдән ким түгелдер. Г.Ахунов. Ишекнең ике ягында ике сакчы тора иде. С.Поварисов

2) спорт Футбол, хоккей, баскетбол һ.б.ш. уеннарда үз командасының капкасын (боҗрасын һ.б.ш.) саклау йөкләнгән уенчы. Бөтерчек кебек бөтерелә-бөтерелә, әллә нинди алдавыч хәрәкәтләр, баш әйләндергеч финтлар ясап, ярымсакчыларны узды, сакчыларны як-ягында калдырып, капкачы белән күзгә-күз чыкты да тупны нәкъ югары почмакка җибәрде. А.Гыйләҗев. Уң як сакчы. Сул як сакчы

3) күч. Нәрсәне дә булса яклаучы, саклаучы. Әй, хорафат, искелекнең сакчысы! Туктыйсыңмы? Һ.Такташ. Минем фикерләремнең ачыкларының да, яшертеннәренең дә сакчысы ул [Баязит абый]. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә