САКСЫЗЛЫК и. Саксыз булу сыйфаты. Шулай да саксызлык та җибәрде Гөлсем ханым. С.Поварисов. Саксызлык белән эләгә калсаң, син безне белмисең, без – сине. Надан мин, диген, аңгыра, диген. Я.Зәнкиев. Кечкенә генә саксызлык та авария китереп чыгарырга мөмкин. Л.Шафикова |