САКСЫЗЛАНУ ф. 1) Саксызлык күрсәтү, саксыз эш-хәрәкәт итү 2) Саксызга әйләнү, саксыз рәвештә эш итә башлау Саксызлана башлау Саксызлык билгеләре күренү Саксызлана төшү Тагын да бераз саксызлану Саксызланып йөрү Озак вакыт саксызлану. – Нигә ул [командир] ут астында болай саксызланып йөри? – диде блиндажда калган элемтәчеләрнең берсе. Г.Әпсәләмов |