САКСЫЗ 1. с. 1) Куркыныч турында уйламаучы, саклыкны онытучы. [Кыз:] Акрын, нинди саксыз сез! Сөйләшмәгез, дим! М.Җәлил. Саксыз куян баласы

2) Саклыкны белмичә яки онытылып эшләнә, шуны белдерә, күрсәтә торган (хәрәкәт, эш-хәл һ.б.ш. тур.). Өстәвенә бу саксыз хәрәкәт бөялеп торган бозларның тынычлыгын алды. Г.Ахунов. Таймасның нәүмиз күңелен, сагыш-хәсрәтләрен, сагынуларын ул яхшы аңлый, ә табигый нәзакәтлелеге аңа, саксыз сүз ычкындырып, малайны рәнҗетмәскә куша иде. А.Тимергалин

3) Милектән бәрәкәтсез файдаланучы, сакчыл түгел. Саксыз хуҗа

2. рәв. мәгъ. 1) Саклыкны белмичә яки онытылып, җиңел карап. Шулай да, юлбарыс белән очрашканда шаярырга, саксыз кыланырга ярамаганлыгын аңлап, ау агасы аның янына тагын өч-дүрт таза ирне куйды. Н.Фәттах. --- ничәмә ничә кешенең саксыз эш итүе аркасында, формалинлы орлык ашап, сарыгы, казы-тавыгы үлде. М.Мәһдиев. Саксыз ычкындырылган сүзләр аркасында эш урыныгызда низаг килеп чыгу ихтимал. Ватаным Татарстан

2) Әрәм-шәрәм итеп, туздырып. Акчаны саксыз тоту

3) Сакчысыз, каравылчысыз. Баржаны саксыз тотмаслар. Г.Ахунов. – Артыңнан җап! – дип кычкырды карт. – Төн ката чапма, җырт саксыз кала. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә