САКСОФОН и. фр. [бельгияле уен кораллары остасы А. Saxның фамилиясенә гр. phōnē – «аваз» сүзе кушылып ясалган] муз. Парабола кебек бөгелгән көпшә формасындагы җиздән ясалган тынлы уен коралы. Танго... Юан көмеш трубалар, зур барабан, тромбон, саксофон. Танго... М.Мәһдиев. Беркем дә түгел, музыкасын шушы чикерткә генә акыртадыр, берьюлы барабан кагып, саксофон кычкыртадыр кебек тоелды. Н.Гыйматдинова |