САКСАВЫЛ и. бот. Таҗгөлчәләр семьялыгыннан Урта Азиянең тозлаклы һәм комлы чүлләрендә үсә торган яфраксыз кечкенә чытырман агач. Берәүсе икенче бер дөя йөгеннән саксавыл агачлары алып килде. М.Галәү. Һәр ишегалдын камыш белән саксавылдан үрелгән читән аерып тора. Т.Кәримов. Кәрван саксавыл, дүләнә, чаган агачларыннан торган куе чытырманлык артына кереп югалгач, Бүчек телгә килде. В.Имамов. Ак саксавыл. Кара саксавыл. Зайсан саксавылы |