САКРАЛЬ с. лат. кит. Дини йолага бәйле; изге; кешене теге дөнья белән бәйли торган. Беренчедән, бу – адәм баласының чисталыгын, пөхтәлеген символлаштырса, икенчедән, биредә тырнакның ниндидер сакраль, яшерен көченә ышану да чагыладыр кебек. Ф.Урманче. Казанга алып килгән сыннары арасында да сакраль сыннар, бурятларның нәсел саклаучы изге хайваннары бар. Ватаным Татарстан. Сакраль дөнья



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә