САКЛЫК и. 1. 1) Сак булу (кешегә яки башка нәрсәгә хас сыйфатлар); сизгерлек, уяулык. Кешедәге үтә саклык, куркаклыкка аптырыйсың. Ш.Галиев. Ачуы-ярсуы әз генә дә кимемәгән, шул ук вакытта саклык, уяулык тойгысын да югалтмаган Албуга кырын күз белән генә аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп торды. Н.Фәттах. Төнге авазлар ешаю белән саклыкны да арттырырга кирәк. Т.Нәбиуллин

2) Саклау яки саклану хисе, уе. Ауга чыккан чагыгызда, Саклык белән йөрегез! Һ.Такташ. Алинә бу кадәр саклыкны һич кирәксез дип саный иде, шулай да бәхәсләшмәде. Х.Ширмән. Әнә ул, без аны бик саклык белән алып кайттык. Г.Тарханова

3) Куркынычсызлык, иминлек. Бу эшләр үзенә күрә бер әзерлек дип исәпләнә һәм саклык йөзеннән бик яшереп эшләнә иде. М.Галәү. – Алар саклык чаралары күрсәләр, без дә йоклап ятмадык, – диде Фәрхетдин. А.Расих

4) Сакчыллык. Уйлап эшләргә, саклыкка да өйрәтә халык мәкальләре. Фән һәм тел

5) Кирәге чыккач куллану өчен әзерләнгән, җыеп куелган һ.б.ш. әйбер, запас. Солдатлар, рөхсәтсез-сораусыз, эләккән бер әйберне тартып алып теләгәнчә файдаланырга һәм саклык азыгы булмаган йортларның актык сыерын суеп ашаудан да тартынмаска кушылып, йортларга таратылды. М.Галәү. Гаиләнең саклыкка җыйган акчасы

6) сир. Саклау вазифасы белән махсус куелган, билгеләнгән кеше яки төркем; каравыл. Безнең взводны иртән позиция алдына саклыкны алыштырырга җибәрделәр. А.Таһиров

2. с. мәгъ. 1) Иң кирәк очракта гына файдалану өчен билгеләнгән, калдырылган. Саклык ашлык-фәлән дә булмаганга күрә, безнең тормышның матди ягы да [начарланды]. М.Гафури

2) Акча яки әйбер саклап тота торган. Кәүсәрия акчаны саклык кассасына җыярга тотынды. К.Тимбикова. Поезддан төшкәч, юл капчыгын саклык камерасына тапшырып, Әскәр җәяүләп кенә шәһәр буйлап китте. А.Гыйләҗев. Рәхимнең саклык кенәгәсендә бераз җыйган акчасы бар. Ләкин ул да санаулы. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә