САКЛА’У I ф. 1) Иминлекне, хәвефсезлекне тәэмин итеп тору. Элек сакчылар ил чиген саклаган, төрмә каравыллаган, һич булмаса, төнге ресторанда «төрткәләп чыгаручы» булып эшләгән. Д.Булатова. Тауның тынлыгын саклый, ди ул, байлыгын, иминлеген саклый, ди. Г.Гыйльманов

2) Югалу, зарар килүгә юл куймау. Ул – гөлләрне кыраудан саклый аладыр иде. Ф.Сәйфи-Казанлы. Урманны яраткан, аны яклаган, саклаган кеше гомумән начарлык эшли алмый. Ватаным Татарстан // у.-вак. килеш. соң. Югалу, бозылу-зарарланудан имин урында махсус тоту, асрау. Аны [затлы сырганы] да иң әүвәл бер мәшһүр археолог өйдәге сейфында саклаган, имеш. Р.Зәйдулла. [Гобәйдулла] Чоланда ниндидер төргәк тә яшереп саклый. Н.Гыйматдинова

3) Зыян салмау, кайгырту. Тиргә баткан атың арып беткән, Сакла үзен, салкын тимәсен!.. Һ.Такташ. Иренең кыяфәтен күргәч, хатыны: «И картым, картым, үзеңне бигрәк сакламыйсың инде», – дип, яратып кына шелтәләп алды. Ф.Яруллин

4) Нинди дә булса әйберне билгеле бер максат белән сарыф итмичә тору. Әкрәм кариның кара көнгә дип саклап тоткан запас икмәге юк иде. М.Галәү. [Уракны] Ничә еллар, ничәмә еллар буе сакладым бит, ә! Г.Мөхәммәтшин

5) Сак файдалану, кадерләп тоту (кием-салым, корал-дирбияне һ.б.ш.). [Әнисе:] Апаң киемен саклап кия, син алай итмисең шул. Ф.Әмирхан. [Эш коралын] сорау гына җитми, барын саклый белергә кирәк. К.Тинчурин // Әрәм-шәрәм итмичә файдалану, бәрәкәтләп тоту (азык-төлек, акчаны һ.б.ш.). Әйт Коненкога: рөхсәтсез атмасын, патронны саклап тотсын. И.Гази

6) Истә тоту, хәтерләү, онытмау (күңел, хәтер тур.). Безнең хәтер кешеләрне аерылышу вакытында ничек күргән булса, шул хәлдә саклый. Ә.Еники. Халыкта сакланган истәлекләр буенча Г.Кандалый урта буйлы, җиңел сөякле, хәрәкәтчел, төскә-биткә коңгырт, зәңгәр күзле, кара чәчле кеше булган. Кызыл таң

7) Белдермәү, сиздермәү, сөйләмәү (серне һ.б.ш.). Сания белән язышкан сүзләрне Исхак үз иптәшләреннән дә, апаларыннан да бик тырышып яшереп саклый иде. А.Гыйләҗев. Хатын-кызга, бигрәк тә әни кешегә, гармун тартып җырлап утыру ниндидер оят бер эш кебек тоелып, бу һөнәре барлыгын сер итеп шактый озак саклады ул. Г.Әдһәмова

8) Карап-күзәтеп тору, күз-колак булу. Каз бибиләре сакларга иренеп, кәшәкәле, пәкеле уйнап көн үткәргән ялкау малай ---, фән кешесенең нинди булырга тиешлеген аңлап бетермәсә дә, маңгаеның киң икәнлеген хәтеренә алды. А.Гыйләҗев. Ишегалдында таяксыз Бер адым булмый атлап. Әтәчебез әрле-бирле Йөри тавыклар саклап. Мөҗәһит // Кайгыртучанлык күрсәтү, карау. Аналарны кадерләргә, сакларга кирәк. А.Шамов. [Әни] – мине карап, төрле бәла-казалардан саклап үстерүче, тәрбия итеп аякка бастыручы. М.Гафури. Бәпкәләрен саклап ак ана каз Миңа таба килә, җилкенә. Һ.Такташ

9) Каравыллау. Колхозда бары да эшкә ярый. Уракта булдыра алмый икән, әнә яшелчә саклар. Г.Гобәй. Әти әнә шул бакчаны саклау, каравыллау эшен Әнисә белән миңа тапшырды. З.Бәшири // Сак астында тоту. [Вәзирләр:] Алыгыз, кызлар, Бибкәй Солтанны, Сараенда саклагыз аны! Н.Исәнбәт

10) Сагалау, яшеренеп кенә күзәтү, көтеп тору. Күләгә беткән җирдә кояш аларны тычкан саклаган мәче кебек көтеп тора төсле иде. А.Азимов. Абый белән без капчыкларыбыздан бәрәңге чыгарабыз да, аны көлгә күмеп, утны болгата-болгата, бәрәңге пешкәнен саклап ятабыз. М.Гали

11) ирон. Кем яки нәрсәнең дә булса янында файдасызга вакыт үткәрү. Шунда, өендә, хатынын саклап ята инде, беләм. Л.Ибраһим-Вәлиди. Алар да, шушы ярты юлда бүленеп калып, өченче көннәрен колонна төбе саклыйлар икән. А.Гыйләҗев

12) Булдыру, тәэмин итү (тәртипне, чисталыкны һ.б.ш.); үтәү, тормышка ашыру (әдәп кагыйдәләрен һ.б.ш.). Әнә бер пенсионер карт чиратны сакларга тырышып караган иде дә, берни булдыралмады. Р.Зәйдулла. Кайгы килсә, илереп-тилереп, Халык исемен сатмыйлар, Тешне кысып, яшьне йотып, Илдә әдәп саклыйлар. Х.Туфан. Урдага алар йола саклап, көнчыгыш капка ягыннан килделәр. Н.Фәттах

13) Белдерү, күрсәтү (рухи сыйфатны, халәтне һ.б.); дәвам итү, югалтмау (физик, рухи яки иҗтимагый хәлне, халәтне, сыйфатны, форманы һ.б.). Мужик булып язам... Йөрәктә дә Англиягә ачу сакламыйм. Һ.Такташ. --- шушы хәлне оныта алмыйча, [Идрис] Ниса апасына хөрмәт саклады... А.Гыйләҗев. Шулай итеп сиздермичә генә күршемә үч сакладым бугай. Н.Гыйматдинова

Саклап йөрү Һәрвакыт саклау. Хөсәен элек-электән Маһибәдәргә аерым бер якынлык, туганлык хисе саклап йөри иде. А.Гыйләҗев

Саклап калу Ниндидер вакыйгадан соң саклау. Шул көннән башлап Габбас мулла сеңлесе Зәйтүнәгә дә, башкисәр Наҗиягә дә, аның хурлыгына шаһит булган кызы Нуриягә дә күңелендә рәнҗеш саклап калды. Г.Ахунов. Беркемгә кирәкмәгән ике җанны алдагы газаплары өчен саклап калдылар. Ф.Бәйрәмова

Саклап килү Күптәннән саклау һәм саклауны дәвам итү. Авылында булса, аны шулай күмәрләр дә иде: аның алып куйган кәфенлеге дә, чәчеме өчен җыеп тоткан тәңкәләре дә, гәүдәсен ләхеткә куючылар өчен саклап килгән сөлгеләре дә бар иде, ләкин, нихәл итмәк кирәк, барысы да сандыгында торып калды шул... Ә.Еники

Саклап тору Озак саклау; хәзер, әле саклау. Шулай ук аталарының кызыл сәдәпле кара кәзәкие белән камчат бүреге дә килеп чыкты: карчык шушы көнгә кадәр аларны да саклап торган икән, бичара!.. Ә.Еники. Ләйлә аларның әйберләрен саклап торды. А.Гыйләҗев. Әмма дә ләкин шүрләгәнен сиздерми [солдат], пычакны шинель җиңенә яшереп саклап тора. Г.Ахунов

Саклап тоту Озак итеп саклау. Сатар өчен дә түгел, чит кешеләргә бирер өчен дә түгел, ә аның төсе итеп саклап тотар өчен бүләк итәргә тели. Ә.Еники

Саклап яту Дәвамлы вакыт, озак саклау. Чәчәргә җирең җитмәгәч, чабарга тугаең булмагач, өстеңә капланырга торган урманнан бер чыбыркы сабы да ала алмагач, нәрсә дип монда гомер буенча Зәңгәр чишмәне саклап ятасың. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә