САКЛАНЫШ и. 1) Нәрсәнең дә булса саклану дәрәҗәсе; сыйфаты үзгәрмәү, бозылмау яки югалмау. Кулъязма җыентыкның сакланыш дәрәҗәсе уртача. Р.Мәрданов. Бу – автор тарафыннан милли сакланышның, мәдәни алгарышның мөһим шарты төсендә тәкъдим ителә. Т.Гыйлаҗев 2) Саклану ысулы, саклану рәвеше. [Агроном] кайтарылган химикатларның сакланышы белән кызыксынды. Ш.Усманов |