САКЛАНУ II и. мәгъ. 1) Бозылмыйча, тузмыйча озак тору чоры. Саклану вакыты 2) Үзеңне зарар килүдән саклау күренеше. – Һичнәрсә булмас. Әгәр дә... эшләп авырсынгансың... саклану кирәк иде, иптәш, – диде Мохтар. Ш.Камал. Нотфулла белән Сафаның гәбенә Мифтах карт тыгылмый, әмма шулай да дөньяларын онытып, тавышларын күтәреп җибәргәндә, саклану чаралары күрергә кирәклеген исләренә төшереп куюны кирәк таба торган иде. Ш.Алпар |