САКЛАНУ I ф. 1) төш. юн. к. саклау (1 – 9, 12, 13 мәгъ.). Монда кышкы айларда да кар ятмый, биш-алты градус җылылык саклана. А.Расих. Ул гынамы, аның балалары чит илдә укый, акчасы чит ил банкларында саклана, утырган машинасы – иномарка... Р.Зәйдулла. Ярты гасырдан артык җир куенында яткан киндернең болай саклануы да гаҗәп әле. А.Тимергалин 2) Үзеңне саклау, яклау. Колагын яткырган аттан саклан. Мәкаль. [Шәрәф:] Читкә җибәрүләрендә бер хәйлә булмасын дип? никадәр сакландым, шулай да ауларына төшкәнмен. М.Фәйзи 3) Үзеңне нәрсәдән яки нинди дә булса хәрәкәттән тыю; саклык күрсәтү. Очраган бер кеше сүзенә карап, теләсә нинди дуамал адымнар ясаудан сакланырга кирәк. Ш.Камал. Төркиләр гөнаһтан сакланган. З.Мурсиев. Эчүдән саклану 4) Хәтердән чыкмау, гел истә тору. Алай, нәсел кушаматы ир затларында гына нык саклана шул. М.Хуҗин Саклана бирү Бернигә дә карамастан саклану. Соңгы елларда бу йола үзе онытыла барса да, язгы эшләрнең муллык, туклык эчендә, хәере белән башланып китүенә, игеннәрнең уңуына юрап, чәчүгә чыгасы көнне йомырка пешерү гадәте Хәдичә түтидә хәзергәчә саклана бирде. Г.Бәширов Сакланып йөрү Һәрвакыт саклану. ...Композиторның уйнавын тыңлап торганда, Галия әнә шул ерак калган якты иртәне исенә төшерде, һәм әнә шул кояшлы бәйрәмнәрнең күңел түрендә сакланып йөргән җанлы шәүләсе кинәт кенә, чишмәдәй чылтырап агыла башлады. Ф.Әһлиуллина Сакланып калу Ниндидер вакыйгалардан соң саклану, югалмау. Каян шундый вак-төякләр хәтердә сакланып кала диген, урын алып торалар ич алар анда, мине чүплиләр! А.Гыйләҗев. Ә Раданың күңелендә әйтеп бетергесез татлы бер хис сакланып кала. Ф.Әһлиуллина Сакланып тору Әле һаман да сакланган хәлдә булу; озак саклану. Айны болыт каплаганга һәм ут алмаганга, йөрәкне баса торган шомлы караңгылык бәләкәйләр бүлмәсендә бик озак сакланып торды. Г.Ахунов |