САКЛАГЫЧ и. 1. 1) Нәрсәне дә булса саклау урыны, бүлмәсе һ.б.ш. Ит саклагыч. Азык саклагычны чистарту

2) тех. Нәрсәнең дә булса зарарыннан саклый торган җайланма. Аз сүзле итеп яратылган машинабыз туктау әмәлен үзе тапты (моның өчен аңа тышкы дөньядан аерылу, һич югында саклагычларны яндырып өзү генә кирәк иде). А.Тимергалин. Компастагы саклагыч. Аппараттагы саклагыч

2. с. мәгъ. Зарар килүдән саклый торган, шуңа хезмәт итә торган. Саклагыч монолит конструкцияләрдә махсус бетоннар: бик авыр бетон, кызуга чыдам бетон һ.б. кулланыла. Төзү материаллары. Станокларга [автоматларга] саклагыч рәшәткәләр куелган. Ә.Камал. Саклагыч күзлек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә