САКАУЛАНУ ф. 1) Сакауга әйләнү. Шәрифҗан абый ни өчен сакауланган? Аның һичкайчан болай тотлыгып сөйләгәне юк бит! Г.Иделле. Янчыгына ниндидер кызганулы караш ташлый, аны кире тыкканда, авызына су җыелып, тагы да сакаулана, кайвакытта бөтенләй ялгышып сөйләп куя. М.Мәһдиев 2) Сакау (1 мәгъ.) булып кылану, сөйләү. Бала сакаулана дип, ана сакауланган, икесе дә сакау булганнар, ди. Әйтем. Аларның Гәрәйнур исемле биш яшьлек малайлары бар, ул туганнан бирле читтә йөреп, татарча өйрәнә алмый калган, сакауланып русча сөйләшә. Г.Ахунов. Анда бит гел сакауланып укыйлар, с димиләр, ц диләр. М.Мәһдиев 3) Сайраудан туктау (кошлар тур.). Бака кычкыра башласа, сандугач сакаулана, дип әйтәләр бит халыкта. Р.Низами. Сакаулана сандугач, Салкын су эчә-эчә. Р.Бәшәр. Ул инде артык сайрый алмады, чөнки куркуыннан саташкан, сакауланган иде. Р.Гали. Питрауда күке сакаулана Сакаулана бару Торган саен ныграк сакаулану Сакаулана башлау Сакаулык барлыкка килү Сакауланып бетү Тәмам сакауга әйләнү |