САКА’У I с. 1. 1) Кайбер авазларны (бигрәк тә р, л тартыкларын) әйтә алмый яки аларны бүтән авазлар белән алыштырып яисә бөтенләй төшереп калдырып, сүзне бозып сөйли торган (кеше һәм тел тур.). Ул да минем уй-теләгемне сизә кебек, иркәләп сөйләшә, мин шунда гына аның бераз сакау икәнлеген, «ц»ны әйтә алмаганын тоям. А.Гыйләҗев. Кечкенә вакытта ул бик сакау иде. М.Мәһдиев. – Кулыктык, – дип сүз кыстырды сакау Алмыш. А.Тимергалин 2) Тавышы беткән, сайрау сезоны үткән (күке, сандугач кебек кошлар тур.). Саескан тутый телен әләкләп сакау калган. Мәкаль. Сакау сандугач. Сакау кәккүк 3) лингв. Тел очын аскы һәм өске тешләр арасына куеп, җиңелчә генә, өреп ясалган, интерденталь (аваз тур.). Кушымчадагы сакау д ны руслар [ф] дип укыганнар, шуңа күрә «скыды» этнонимы русча «скиф» булып кабул ителгән. М.Зәкиев. Минзәлә сөйләшендәге сакау з. Гарәпнең сакау әйтелешле сә һәм зәл хәрефләре. Башкортча сакау з һәм с авазлары 2. рәв. мәгъ. Кайбер авазларны бозып яки бер аваз урынына икенчесен әйтеп. Сакау сөйләшү. Авазларны сакау әйтү 3. и. мәгъ. Авазларны бозып сөйли торган кеше. Аксак утырмас, сакау тик тормас. Мәкаль |