САКАЛЛЫ с. 1) Сакалы булган, сакал үстергән. Һәр сакаллы берәр төк бирсә, күсә дә сакаллы булыр. Мәкаль. Өстенә озын тун киеп, билен киң каеш белән буган, сирәк сакаллы, озын, чандыр Күник карт аларга юл өйрәтте. Н.Фәттах. Бер биш минуттан дежурный, чыгып, чаңны ике тапкыр сугып ала, шуның артыннан ук сакаллы кондуктор сыбызгысын чырылдатып җибәрә, һәм очтагы паровоз калын гына итеп кычкырта да --- әкрен генә кузгалып китә. Ә.Еники

2) Урта яки өлкән яшьләрдәге (ирләр тур.). Зурлар – сакаллы агайлар да – ташкынлы язны нәкъ элекке еллардагы кебек дәртләнеп каршыладылар. А.Шамов. Сакаллы шәкертләр берлән мәсҗед тулган. Г.Исхакый. Рабфакта төрле халык укый: үсмерләрдән башлап олы яшьтәге хатыннарга, сакаллы абзыйларга чаклы бар. Г.Ахунов

3) күч. Күптәнге, әллә кайчаннан билгеле булган (хәбәр, мәзәк тур.). Ахыр чиктә ул түзмәде: – Сакаллы яңалык ич бу! – дип куйды. А.Тимергалин

Сакаллы башы белән Инде өлкән яшькә җитеп, тәҗрибә, белем туплаган булуга карамастан. Җитмәсә, ул сакаллы башы белән исәпләп чыгара алмаганны бу малай мәзәк кенә итеп әйтте дә бирде. Г.Бәширов. Хуҗа йөгереп чыгып, коега иелеп караса, анда үзенең шәүләсен күргән дә: – Ап-ак сакаллы башың белән баланың икмәген тартып алырга оялмыйсыңмы? – дигән. Мәзәк. Сакаллы сабый шелт. Яше олы булып та, фикерләү дәрәҗәсе, үзен тотышы белән бала-чагага тартымрак кеше. Аһ, кем! Ата-бабаларыбыз сакаллы сабыйлар икән, Аларны кеше дип исәпләү ялган һәм яла икән. Г.Тукай. Югыйсә сакаллы сабый, тапкансың икән сөйләр сүзен дә, кешесен дә, дип көләр үземнән. Г.Мөхәммәтшин. Сакаллы сабый режиссёрлар да курчак уены белән мәшгуль бит. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә