САКАЛБАЙ и. сөйл. 1) Зур сакаллы кеше. Хәзер инде алар бу сакалбайның Хозыр-Ильяс түгел, Солтанмораттагы Гыйрфан мулла малае икәнлеккә ныклап ышандылар. С.Поварисов. Кичә кич кенә бу – автобус тукталышында бер сакалбай кочагында тора иде. Ә бүген менә Таңнур каршында чытлыклана кыз. М.Шаһимәрдәнов. Сарман сакалбае, шаярган булып, күңелгә чынлап та чебен кертте инде әллә, чукынган!.. Г.Мөхәммәтшин

2) Кәҗә. Кәҗә әйтә: «Сарык абзый, син көчлерәк». Сарык әйтә: «Син, сакалбай, гайрәтлерәк». Г.Тукай. Ун-унбиш адым да читкә китә алмадылар, янәшәдәге куаклар артыннан унлап сакалбай йөгерешеп чыкты. Г.Гыйльманов. Иртүк сакалбайны Тай чокырына аптөшерсең, тәмле үлән чемченер. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә