САКАЛ и. 1) Ирләрнең иягендә һәм яңагында үсә торган чәч. – Үтәр, Алла боерса, үтәр, бик күпне үткәрдек, – диде карт, ияк очында гына ябышып торган берничә бөртек ап-ак кылдай сакалын селкетеп. Ә.Еники. Сәрвәретдин җирән мыегын, кыска җирән сакалын сыпырып куйды да, остазының урынсыз соравына ачуы килеп, йөзен чытты. С.Поварисов 2) Кайбер хайваннарда һәм кошларда тамак яки томшык асты турысыннан салынып тора торган озын төкләр яки каурыйлар. Кәҗәнең туганда ук сакалы була. Әйтем. Мин кәҗәдән җитез: йөгерәмен бик тиз. Аны куып тоттым, «әбәк!» диеп суктым. --- Акайтты ул күзен, тырпайтты мөгезен, сакалын селекте, мине куып китте. Р.Харис. Тузгыган йөнтәс башы, җилкәсеннән үк үсә башлап, үңәченә салынып торган дәү, куе сакалы, озын муены астыннан тезләренә кадәр асылынып төшкән учма-учма кыргый ялы, сыртында манара төсле калкып торган тыгыз өркәчләре һәм, шуларның барысы өстенә, кыска гына койрык очы – һәммәсе кара төстә. Ч.Айтматов ◊ Сакал сыпырып калу к. бит сыпырып калу. [Әскәрнең] баладан бәхете булмады: кызганычка каршы, бер малай белән сакал сыпырып калырга туры килде. А.Гыйләҗев |