САК II и. 1) Саклау, каравыллау өчен куелган, билгеләнгән кеше, төркем яки кораллы көч. Якын-тирәдә бер генә сак та, бер генә уяу кеше дә күренми иде. Н.Фәттах. Улын сакка куя да, «берәр кеше күренсә, тамак кырырсың» диеп, ат күмелерлек таллыклар, --- ат кузгалаклары артына яшеренеп, агымсуы аяк йөзенә генә чыгып торган елгада су коена. А.Хәлим

2) Сакчы хезмәте һәм вазифалары; сакчылык посты. Егетләр, сафка тезелмичә, вагоннарына юнәлделәр. Аларның урынын көндез сакка куела торган кечкенә отряд алды. Ш.Усманов. [Галимҗан] Сакта торган солдат кебек басып торды. С.Поварисов. Ул, ягъни [Хәмитнең] уртанчы малае, армиядә чакта Кремль сагында хезмәт иткән. Ә.Еники

3) тарт. форм. Саклау күренеше, саклау процессы. Таң беленеп килгәндә, тынычсыз полк, конвой сагы астында товар вагоннарына ябылып, билгесез якка җибәрелде. К.Нәҗми. [Врач булып эшләү] Кеше гомере сагында торучы фидакарьләр хезмәте. Р.Ишморатова

4) Алдагы көнгә, киләчәккә дип саклана торган нәрсәләр; җыелган акча; запас. Саклаганның сагы бар. Әйтем

Сак астына алу Кемне дә булса ирегеннән мәхрүм итү; кулга алу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә