САК I с. 1. 1) Игътибары көчле, сизгер; уяу. Ләкин аның күпьеллык тәҗрибәсе сак булырга өнди, катлаулы вакыйгаларда чарланган сизгерлеге тагы да үткенләнә, тагы да нечкәрә төшкән иде. А.Расих. Биредә сак булырга кирәклеген әни дә кисәтеп куйган иде. Р.Зәйдулла. Торна – бик сак кош. Кошлар

2) Аеруча сизгер, үткен (тою-сизү органнары тур.). Шулай утырганда, Хәлимнең сак колаклары ат абзарының ишеге шыгырдап ябылганын ишетте. Г.Гобәй. [Солдатның] күзләре бик сак. Ф.Кәрим

3) Милекне саклап кына сарыф итүче, кадерләп тотучы, сакчыл. [Паёкны] көне буена җиткерергә кирәк. Берәүләр түзмиләр, берьюлы ашап бетерәләр. Саграк кешеләр өч кисәккә бүләләр дә, бер өлешен иртән ашап, калган ике өлешен көндезгә һәм кичкә калдыралар. Г.Әпсәләмов. Зәкия япь-яшь булса да, бик сак, сабыр кыз булып чыкты. Г.Галиева

4) Бүтәннәрнең игътибарын җәлеп итмәскә тырышып, саклык белән эшләнә торган (эш-хәрәкәт һ.б.ш. тур.). Без, автоматларны корып, сак адымнар белән тавыш-тынсыз гына алга барабыз. Ә.Айдар. Менә хәзер дә скважина авызы янына баскан Кәримне авыруга бик җитди операция ясый диярсең: җир астыннан кран күтәртеп чыгарган һәр штанганы сак хәрәкәтләр белән әйләндергәләп, бөртекләп күзеннән кичерә. Л.Шафикова

5) Саклыкны белдерә торган, уяу (эш-хәл, сөйләм, тавыш һ.б. тур.). Гаяз, берәрсе тыңлап тормасын дигән төсле, сак тавыш белән колагыма пышылдады. М.Әмир. Әнисенең болай да сак йокысын бүлеп, төннәрен урамга чыгарга аның йөрәге кушмады. Н.Гыйматдинова

2. рәв. мәгъ. Сакланып, саклык (1 – 4 мәгъ.) белән, сак (1.) рәвештә. [Сәлим] адымнарын шундый әкрен һәм шундый сак атлый, әйтерсең кош тотарга килүче чуар песи. Г.Әпсәләмов. Монда алар аеруча сак кыландылар: кычкырып сөйләшү, көлү, тояк тавышлары – барысы да тынып калды. Н.Фәттах. Таксины соң чиктә генә ала Идрис, Дилә кайгысы белән фатирсызлык аны акчаны сак тотарга өйрәтте. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә