САЙФИЯ и. гар. иск. Гадәттә җәен вакытлыча яшәү өчен салынган йорт, дача. Юргалый ул шунда тиз-тиз, кайда бай сайфиясе. Г.Тукай. Сайфиягә ерткыч керә калса, Алабай тази ялгызы гына да, бүреңне генә түгел, арысланыңны да ботарлап ташлаячак. М.Хуҗин