САЙРАШУ ф. урт. юн. 1) Барысы берьюлы сайрау 1. (1, 2). Мич арасы сандугачлары – чикерткәләр – уздырышып сайраштылар. А.Гыйләҗев

2) күч. Күңелле, күтәренке кәеф белән сөйләшеп вакыт уздыру. Утырыйк әле әйдә, сеңелкәй, Туганнарча сайрашып кына. Х.Туфан. Ә инде Галимҗан белән һаман-һаман сайрашып утыруларын ата һәм ана изгелеккә, яхшылыкка юрый. С.Поварисов. – Кара, нәрсә сайрашалар болар монда икесе генә? – диде Фәтхи. Л.Шафикова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә