САЙРА’У I ф. 1) Матур аһәңле, күңелгә ятышлы сызгыру, чутылдау авазлары чыгару (кошлар тур.). Ишәк бакырганда, сандугач сайрамас. Мәкаль. Һавада тургай сайрый, ә күңел тулы сагыш. М.Хәбибуллин. Басу өстендә бытбылдыклар таралган, чутылдатып, өздереп-өздереп сайрыйлар. К.Тимбикова. Елганың теге ягында кояш инде дилбегә буе өскә менгән, бөтен табигать нурда коена, кошлар сайрый, үлән арасында чикерткәләр черелди. Р.Зәйдулла 2) Кычкыру; төрле авазлар чыгару (бөҗәкләр, бакалар тур.). Тышта чикерткәләр сайрый. Эчтә Фоат тырылдый. Р.Сәлим. Менә шулар [бакалар], аеруча тын җылы кичләрдә, көтүләре белән су читенә җыелып, тотыналар төрлесе төрлечә «сайрарга»! Ә.Еники. Мич арасында өзелергә җиткән нәзек тавыш белән чикерткә сайрый. Ф.Әһлиуллина 3) күч. Бик матур җырлау; ягымлы итеп һәм бик оста сөйләү. Кызый, торган саен кыюлана барып, тагын да шәбрәк сайрарга тотынды. Г.Бәширов. Сайланганда сайравыннан Халыкның китте һушы. Бүген менә баш кашыйбыз: Нәтиҗәләре – шушы. Мөҗәһит 4) күч. хуплм. Кирәктән артык озак, күп сөйләү, такылдау. Моны аңа үзен озатучы сакчы сайрады. М.Хәбибуллин. Бик дөрес сайрыйсың, әбекәчкәем! С.Поварисов 5) күч. Төчеләнеп, ярарга тырышып сөйләү. Ә мин, күрми күргән, көндез чыра яндыра башладым, җитмәсә хан кызына гашыйк булдым, дип сайрыйм. М.Хәбибуллин. Ә теге чакта, ди йөрәк сыкрап, ә теге чакта син башкача сайрый идең бит! Р.Йосыпова. Сикереп тордым да: «Каян беләсез аны? Бергә эшләп караганыгыз бармы әллә? Берне сайрыйсыз!» – дип кычкырдым. А.Гыйләҗев. Ә Шәрук белән үзем аңлашырмын. Болай сайрамас бүтән. Н.Гыйматдинова 6) күч. Аһәңле авазлар чыгару, көй яңгырату. Гармун телләре аның кулында сайрап кына тора. Р.Ишморат. Айлы төннең салкын һавасында, калынлы-нечкәле авазлар чыгарып, кайдадыр чана табаннары сайрый. Г.Бәширов Сайрап алу Бер вакыт эчендә генә сайрау. Урманның әле бер ягында, әле икенче башында кошлар сайрап алуын, колак төбендә бертуктаусыз бөҗәкләр безелдәвен исәпкә алмаганда, табигать бер кайгысыз тынлыкта яши иде. Г.Гыйльманов Сайрап җибәрү Сайрый башлау. Сандугачым, сайрап җибәр, Талларың тамырлана. Салкын сулар эчеп кенә, Йөрәгем сабырлана. Җыр. Песнәк өздереп сайрап җибәрә. А.Гыйләҗев. Чит җирләрдә ни хәлләр бар? Я, сайрап җибәр, тургай. Р.Муллин Сайрап йөрү Гел, һәрвакыт сайрау. Моның нигезендә «үлгән затларның җаны шул каен агачларында яки шунда сайрап йөргән кошларда гәүдәләнә» дигән бик борынгы караш ята. Ф.Урманче Сайрап калу Бер эш-хәлгә кадәр сайрап өлгерү яки сайрап тору. Сандугачлар сайрап калды, Син очып киткән идең. Төшләремдә күрә-күрә Мин сине көткән идем. Җыр. Галимҗан Ибраһимов соравы буенча, кыз тиз-тиз генә барын да сайрап калырга ашыкты. С.Поварисов Сайрап кую Бер мәртәбә яки сирәк кенә сайрау. Якында гына шәфәкъ чыпчыгы сайрап куйды. Ф.Әһлиуллина. Ара-тирә генә саташкан урман тургае сайрап куя, яисә шәүлегәннең шомлы тавышы ишетелеп китә. Г.Гыйльманов. Сандугачлар төн һавасын тетрәтеп сайрап куя. Г.Харис Сайрап тору Һәрвакыт, даимән сайрау. Айлы кичне яратам мин, Кошлар сайрап торганда. Ай тулганда, җил тынганда, Син янымда булганда. Ә.Ерикәй. Бәхет кошым булып сайрап торсаң иде Оябызны корган төбәктә. Г.Гыйльманов. Кош булып барырмын сиңа, Җаныңда тирәк булса. Өзлексез сайрап торырмын, Җаныңа кирәк булса. К.Шәфыйкова Сайрый башлау Сайрарга тотыну. Кайдадыр кошлар сайрый башлады. Г.Гыйльманов. Кичке чәйне эчеп йокларга җыенганда, бака тагын сайрый башлады. Р.Батулла. Менә ничек сайрый башлады безнең сандугачыбыз... Х.Ширмән Сайрый бирү Һаман сайрау, бернәрсәгә карамастан сайрау. Кайберәүләр, чытык чырай белән көлемсерәп, кызыштырмау ягын тоттылар: – Кирәкмәс, әйдә сайрый бирсен... Ш.Камал. Тел чарлаудан башка эше юк: өлкә үзәгендә кем нинди урын били, кемне эшеннән алганнар, кемне күтәргәннәр – шулар хакында сайрый бирә. Ч.Айтматов |