САЙРАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. сайрауI 2) күч. Бик оста уйнау (уен коралында). Сайрат, сайрат гармуныңны, Җилкенсеннәр яшь кызлар. Г.Насрый. Риҗал курай сайрата, Ләбип кубыз гыжылдата. Нури исә, үзе кашык суга, үзе дирижёрлык итә, үзе басып торган җирдән бии-бии башлап җырларга кереште. Р.Мөхәммәдиев. Яңа малай баянны бик яхшы сайрата икән. Ф.Шәфигуллин Сайрата башлау Сайратырга тотыну. Миргалим абзый, яшьлеген, «Галия» мәдрәсәсендәге кыллы оркестрда уйнап йөргән елларын искә төшереп, мандолинасын сайрата башлады. Р.Мөхәммәдиев Сайратып алу Беразга гына сайрату. Барласыч бу юлы үзен акыллы итеп күрсәтте: шунда ук тел сандугачын сайратып алды. Ф.Яхин Сайратып җибәрү к. сайрата башлау. Ә соңыннан, башын ия төшеп, гармунына сыенып, аның күреген сузар да и-и-и сайратып ла җибәрер иде... Ф.Әһлиуллина. – Әйдә әле, бер сайратып җибәр, илләр гаҗәпкә калсын! – диде, батырчылык итмәдем. Ф.Яхин. Һәм берни булмагандай, тагы да күтәренкерәк күңел белән баянын сайратып җибәрде. Р.Мөхәммәдиев Сайратып карау Булдыра алу-алмавын сынау, тикшерү өчен сайрату. [Мәче Сандугачка:] Шуның өчен мин сине тотып, үз алдымда сайратып карамакчы булган идем; селкенмә, тиберченмә, кошчыгым, мин сине бөтенләй үк ашамыйм әле; курыкма, сайра әле, дустым. Г.Тукай Сайратып кую Бер генә тапкыр яки бик аз гына итеп сайрату. Тирәләй тезелгән утыз-кырык күз эшне күзәтәләр, киңәшләр бирәләр, вакыт-вакыт мәдрәсә тын була, тик күзәтү белән артык мавыгу аркасында йомшап киткән борыннар гына «черт! черт!» итеп «чикерткә сайратып» куялар. Ә.Фәйзи Сайратып тору Гел, һәрвакыт яки хәзер сайрату. Абый тальянын чут-чут китереп сайратып тора |