САЙЛЫК и. 1) Сай урын (суда). Алар хәзер яр буенда, ярым сазлыкның түмгәкләре арасында чүпләнеп йөриләр, сайлыкта җим эзлиләр, инешкә кереп коенып чыгалар да төзәтенәләр, каурыйларын аралыйлар. Г.Бәширов. Өч яктан су тирән, яры да текә, ә бер яктан үтә күренмәле сайлык сузыла иде. А.Тимергалин

2) Сай I булу. Инде хатыннан күпме эләкте дә, начальникларым күпме сүкте шул хәтер сайлыгы аркасында! Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә