САЙЛА’У II и. 1) Сайлау I (1 мәгъ.) гамәле. Икенче җитди эше аның бала табу йортын сайлауга бәйле иде. Г.Ахунов 2) Сайлау I (2 мәгъ.) эше, процессы, акты, кампаниясе. Авылыбызның иске кәнсәләр бинасының сайлаудан сайлауга гына мунчала күргән идәннәрен кыргычлап юдылар. А.Хәлим. Таң белән сайлау бүлмәләренә гавам бәреп керде. Ф.Бәйрәмова. Иң демократик сайлау системасы дип, ничә еллар буе халыкны ышандырмак булдык. Ш.Галиев 3) Сайлауга катнашу. Сайлау хокукы. Сайлау яшенә җитү. Сайлау таныклыгы |