САЙЛА’У I ф. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса өстенрәк сыйфатларга ия булганын яисә күңелгә ятышлырагын аерып алу, өстен дип табу. Бераз буш вакытыңны туры китереп безгә әйт, бергә чыгып күлмәклек сайларбыз. К.Тимбикова. --- әнкәем яшел калайга эре-эре бизәкләр төшерелгән сандыгы өстенә иелгән дә киемнәр сайлый. Н.Гыйматдинова

2) Тавыш биреп, берәр оешма яки орган төзү, шуларга әгъза итеп яки җаваплы хезмәт урынына үткәрү, кую, билгеләү. Ә авыл советы башлыкларын мин дә сайладым. М.Хуҗин. Заманы шул: сайрамасаң – Сайраталар икән шул! Сайласаң-сайламасаң да Сайлаталар икән ул. Мөҗәһит

Сайлап алу Ныклы бер карарга килеп сайлау. Ә үкенеп нишлисең, әти белән әнине сайлап алып булмый. Р.Зәйдулла. ...Актёр калын портфелен ачты да аннан машинкада басылган бер кочак рольләр тартып чыгарды, арадан берсен сайлап алды. Ф.Әһлиуллина

Сайлап йөрү к. сайлап тору

Сайлап кую Тиз арада сайлау эшен башкару. --- менә көймәбез, кылыч-камышларны ерып, ярга барып төртелә, шыбырдашып, шаулашып, ярга коелабыз, тиз арада утрауның губернаторын сайлап куябыз. А.Гыйләҗев. Авылдашларының намусы сафлыгына ышанган ташлытаулылар бертавыштан сайлап та куйдылар үзен. Г.Минский

Сайлап тору Озак вакыт дәвамында яки хәзерге вакытта сайлау. Кол егетне бикә, ахрысы, чын күңелдән яратты һәм, йолага таянып, икенче ир сайлап тормады. Н.Фәттах

Сайлый башлау Сайларга тотыну. Николай Николаевич алгысыган күңеле белән үзенә «әйбәт җылы куыш» сайлый башлый, хатыны белән шул турыда киңәшергә дә исәп итә, ләкин берничә сәгатьтән соң ук ул уйлары челпәрәмә килә. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә